Татарстанда федераль автомобиль юлларының яктыртылган участоклары озынлыгы тагын 39 чакрымга артачак. Нәтиҗәдә, республикадагы федераль трассаларда яктырту системасы белән җиһазландырылган юлларның гомуми озынлыгы 414 чакрымга җитәчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
Аның сүзләренчә, караңгы вакытта юлларны яктырту аварияләр килеп чыгу куркынычын киметергә ярдәм итә. Быел бу юнәлештә берничә участокта эшләр башкарыла.
Казан – Оренбург трассасында һәм Ижевскига керү юлында реконструкция һәм капиталь ремонт кысаларында 29 чакрым озынлыгындагы участокта яктырту системасы урнаштырылачак. М-7 трассасының Казан янындагы, М-12 тизйөрешле магистрале белән тоташкан өлешендә тагын 8,4 чакрым озынлыгында яктырту линиясе барлыкка киләчәк. Бу Казаннан яңа тизйөрешле трассага чыгу юлын тулысынча яктыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Поспелово авылы янындагы автобус тукталышы һәм Казан – Оренбург трассасының Бөгелмә янындагы 311–312нче чакрымнары да яктырту белән тәэмин ителәчәк.
Юлларда куркынычсызлыкны арттыру өчен барьер коймалар урнаштыру да дәвам итә. Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, быел капиталь ремонт үткәрелә торган участокларда 89 чакрым озынлыгында саклагыч конструкцияләр куелачак. Алар каршы як полосага чыгу белән бәйле авыр юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен киметергә ярдәм итәргә тиеш.
Нет комментариев