Милли көйләрне яшь буынга җиткерү, курайда уйнау осталыгын камилләштерү һәм халык уен коралларына кызыксыну уяту — очрашуның төп максаты шундый булды. «Күңел» ансамбленә йөрүче укучылар курайчы һәм милли уен кораллары ясау остасы Рөстәм Фәттахов белән аралашты. Кунак аларга курайның үзенчәлекләре, аны ясау нечкәлекләре һәм татар халкының музыкаль мирасын саклау турында сөйләде.
Рөстәм Фәттәховның курай белән дуслыгы 30 елдан артык дәвам итә. Ул халык уен коралында оста уйный, шул ук вакытта аны үзе ясый да әле. Моның өчен агачны дөрес сайлау, аның үзлекләрен белү һәм уен коралының яңгырашын көйләү мөһим.
Останың эшчәнлегендә балаларны милли музыка белән таныштыру аерым урын алып тора. Ул яшь буынга курайда һәм кубызда уйнарга өйрәтә, дәресләрне кызыклы итү өчен традицион алымнарны заманча укыту ысуллары белән берләштерә.
Очрашуда курайның мөмкинлекләре турында да сүз булды. Рөстәм Фәттәхов аңлатканча, бу уен коралында борынгы халык көйләрен дә, заманча әсәрләрне дә башкарырга мөмкин. Иң мөһиме — балаларда музыка белән кызыксыну уяту, аларны милли сәнгатькә җәлеп итү. Музыкант фикеренчә, иҗат белән шөгыльләнү яшьләрне гаджетлардан бераз читләштереп, буш вакытларын файдалы үткәрергә ярдәм итә.
Рөстәм Фәттәхов танылган курайчы Инбәр Шәфыйков традицияләрен дәвам итә. Аның хезмәте милли уен коралында башкару осталыгын, курай ясау һөнәрен һәм яшь буынга белем бирүне берләштерә. Мондый очрашулар балаларга татар халкының музыкаль байлыгын якыннанрак танып белергә һәм аны саклауның әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Фото: Круглое Поле поселогы мәктәбенең МАКС каналы
Нет комментариев