җәмгыять

Татарстанда 240 килограммлы кабак үстергәннәр

Татарстан бакчачылары быел да үзенчәлекле уңышлары белән шаккаттыра. Антоновка авылында үстерелгән 240 килограммлы кабак, йөрәк формасындагы җиләк һәм кеше учына охшаган кишер «Ә безнең бакчада...» бәйгесенең финалына чыккан.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан бакчачылар берлеге белән берлектә оештырган бәйгедә барлыгы 30дан артык эш катнашкан. Шуларның иң кызыклылары арасыннан 10 финалист сайлап алынган.

Алар арасында 18,5 килограммлы ташкабак, авырлыгы 700 граммга якын помидор, гадәти булмаган ачык төстәге кыяр һәм озынлыгы бер метрдан арткан кабак та бар. Катнашучылар үзләренең бакчаларында үстергән рекордлы яшелчәләрен һәм җиләк-җимешләрен тәкъдим иткән, уңыш серләре белән уртаклашкан.

Бәйгедә җиңүчеләрне тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Тавыш бирү 19 октябрьгә кадәр «Татар-информ» сайтында дәвам итә. Өч җиңүченең исемнәре 20 октябрьдә билгеле булачак.

Сезгә ошаган катнашучы өчен «Татар-информ» сайтында тавыш бирергә мөмкин.


Нет комментариев