Ташкичүдә туып-үскән, Россиянең атказанган төзүчесе Рөстәм Гатауллин район халкына ярдәм итте
җәмгыять

Ташкичүдә туып-үскән, Россиянең атказанган төзүчесе Рөстәм Гатауллин район халкына ярдәм итте

Ташкичү авылында туып-үскән танылган галим, Россиянең атказанган төзүчесе Рөстәм Гатауллин Тукай районында яшәүчеләргә «Якты юл» газетасына язылу бүләк итте. Иганәче ярдәме белән басма махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, авыл укытучыларына һәм ветераннарга киләчәк.

Ташкичү авылында туып-үскән танылган галим, Россиянең атказанган төзүчесе Рөстәм Гатауллин.

 

Профессор, техник фәннәр докторы Рөстәм Мөхтәр улы Гатауллинның исеме республикада гына түгел, ил күләмендә дә билгеле. Аның хезмәт юлы эре төзелеш проектлары, фәнни эшчәнлек һәм дәүләт дәрәҗәсендәге казанышлар белән бәйле. Шул ук вакытта ул туган ягы белән элемтәсен өзми, Тукай районының үсешенә өлеш кертергә һәм авылдашларына ярдәм итәргә омтыла.

Район халкы Рөстәм Гатауллинны туган җиренә ярдәм итүче юмарт иганәче буларак та хөрмәт итә. Аның булышлыгы белән Ташкичүдә тарихи мирасны саклауга һәм татар авылының традицияләрен дәвам итүгә зур игътибар бирелә.

Бу юлы ул 2027 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына язылуны оештырган. Аның ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы 12 хәрбинең гаиләсе район яңалыкларын даими укып бара алачак.

Рөстәм Гатауллин Тукай районында яшәүчеләргә «Якты юл» газетасына язылу бүләк итте.

 

Рөстәм Мөхтәр улы мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне дә игътибарсыз калдырмаган. Теләнче-Тамак авылында урнашкан сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче интернат-мәктәп һәм Мусабай-Завод урта мәктәбе коллективларына киләсе яртыеллыкта газета килеп торачак. Бу укытучыларга һәм укучыларга район тормышындагы мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирәчәк.

Иганәче интернат-йортта яшәүче өлкән буын вәкилләрен һәм инвалидларны да онытмаган. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен газета уку — яңалыклар белән танышу гына түгел, ә вакытны файдалы үткәрү һәм туган як белән рухи бәйләнешне саклау чарасы да.

Редакция һәм район халкы Рөстәм Гатауллинга туган җиренә тугрылыгы, игелекле гамәлләре һәм Тукай районына күрсәткән даими ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

Фото: Рөстәм Гатауллин архивыннан


Нет комментариев