Татарстанда гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туганда, ата-аналарга бердәм пособие алу өчен яңадан гариза тапшырырга кирәкми. Моңа кадәр өлкән балаларына әлеге түләүне алган гаиләләргә пособие автомат рәвештә билгеләнә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.

Түләүне рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматлар ЗАГС органнарыннан килә. Шуннан соң Социаль фонд белгечләре булган мәгълүматларга нигезләнеп карар кабул итә. Яңа туган балага пособие билгеләгәндә, өлкән балаларга түләүләрнең күләме һәм гамәлдә булу вакыты саклана.
Пособие түләнә башлау вакыты ананың йөклелек чорында әлеге ярдәмне алу-алмавына бәйле. Әгәр булачак әни бердәм пособие алган булса, түләү бала туган ай ахырына кадәр дәвам итә. Киләсе айдан пособие яңа туган балага да билгеләнә. Йөклелек вакытында түләү алмаган очракта, балага пособие ул туган айдан исәпләнә башлый.
Балаларга түләүләр төрле вакытка билгеләнгән булса, яңа туган сабыйга пособие гамәлдәге түләүләрнең иң соңгы тәмамлану вакытына кадәр рәсмиләштерелә. Түләүләрне бер вакытка туры китерү өчен, ата-аналар пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда барлык балаларга да гариза бирә ала.
Әгәр гаиләдә беренче бала туган булса һәм моңа кадәр бердәм пособие рәсмиләштерелмәгән булса, түләү алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин. Бу очракта гаиләнең керемнәре, мөлкәте һәм мәшгульлеге исәпкә алына.
«Проактив формат ата-аналарга бала туганнан соң инде файдаланып килгән ярдәм чараларын өстәмә рәсмиләштерүгә вакыт әрәм итмәскә мөмкинлек бирә. Фонд бүлегенә кирәкле мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында керә, ә пособие билгеләү турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә», — дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фондының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларында табарга мөмкин. Шулай ук 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып консультация алырга була. Шалтырату бушлай, линия тәүлек буе эшли.
Нет комментариев