Татарстанда мәетне яру турында яңа карар кабул ителде
Татарстан мөселманнарын күптән борчыган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — мәетне яру проблемасы — уңай чишелеш тапты. Бу хакта Татар-Информга ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, берничә ел дәвамында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү әзерләнгән. Әмма төп каршылык мәетләрне, хәтта өлкән яшьтәгеләрне дә, мәҗбүри рәвештә яру таләбе белән бәйле булган.
Мөфти әйтүенчә, туганнары каршы булуга карамастан, вафат булган мөселманнарның мәетләрен яру очраклары буенча халыктан күп мөрәҗәгатьләр килгән. Ислам кануннары буенча, үлгән кешенең тәненә зыян китерү рөхсәт ителми, һәм мәетне бары тик кеше табигый булмаган шартларда үлгәндә генә яру мөмкин.
Бу мәсьәләне хәл итүдә ул вакытта Дәүләт Думасы депутаты булган Айрат Фәррахов ярдәм күрсәткән. Нәтиҗәдә, узган елның декабрендә уртак карар кабул ителеп, тиешле килешү төзелгән.
Хәзер, әгәр кеше табигый үлем белән яки җитди авыру нәтиҗәсендә вафат булса, һәм бу табиблар тарафыннан рәсми рәвештә расланса, Татарстан халкы үз туганының мәетен ярудан баш тарта ала. Моның өчен кеше табиб күзәтүендә булырга һәм вакытында диспансеризация үтеп торырга тиеш.
Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук диспансеризациянең өлкәннәр өчен генә түгел, һәркем өчен мөһим булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, сәламәтлекне даими контрольдә тоту һәр кеше өчен кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев