Татарстанда көчле җил көтелә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра
җәмгыять

Татарстанда көчле җил көтелә: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сак булырга чакыра

14 ноябрьдә Татарстанда көчле җил фаразлана. Иртән, көндез һәм кич җилнең тизлеге урыны белән секундына 16–21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава торышының начараюы турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә.

Ведомство республика халкын сак булырга чакыра. Аерым алганда, көчле җил вакытында реклама конструкцияләре, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында тормау киңәш ителә.

«Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!» – диелә министрлык хәбәрендә.

Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, 112 номерына шалтыратырга мөмкин.

Фото: «Татар-информ»

 


Нет комментариев