Татарстанда ике көндә 57,8 процент сайлаучы тавыш биргән
җәмгыять

Татарстанда ике көндә 57,8 процент сайлаучы тавыш биргән

Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда ике көнлек тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның 45,1 проценты инде үз тавышын биргән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Татарстанда сайлау активлыгы ил күләмендәге күрсәткечтән югарырак. Республикада 19 сентябрь ахырына теркәлгән сайлаучыларның 57,8 проценты тавыш бирүдә катнашкан.

Өч көнлек сайлау кампаниясенең соңгы көне бүген, 20 сентябрьдә уза. Татарстанның барлык сайлау участоклары иртәнге 8:00дә ачылып, 20:00гә кадәр эшләячәк.

 

 


Нет комментариев