Татарстанда ятим балаларның коммуналь бурычы 80 млн сумга җиткән
Дәүләт биргән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы узган ел 80 млн сумга җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Дәүләт Советы комитеты утырышында хәбәр итте.
Татарстанда дәүләт биргән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы узган ел 80 млн сумга җиткән. Бу хакта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында хәбәр итте, – дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Аның сүзләренчә, район башлыклары әлеге бурычны киметү юнәлешендә эш алып бара: ятим балаларны эшкә урнаштыру, социаль ярдәм чараларын көчәйтү. Әмма, Артур Галиев ассызыклаганча, коммуналь бурыч мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев