Татарстанда ел башыннан «гараж амнистиясе» буенча якынча 2 мең объект рәсмиләштерелгән
Гыйнвардан апрельгә кадәр республикада 1 944 объект теркәлгән. Аларның 773е – гаражлар, ә 1 171е – шул гаражлар астындагы җир кишәрлекләре. Бу хакта Росреестрның Татарстан идарәсе хәбәр итә.
Гомумән алганда, Программа эшли башлаганнан бирле республикада барлыгы 24 884 объект рәсмиләштерелгән. Шулар арасында 9,6 меңнән артык гараж һәм 15,3 меңгә якын җир участогы бар. Аларның гомуми мәйданы 418 мең квадрат метрдан артык.
«Гараж амнистиясе» 2004 елның ахырына кадәр төзелгән гаражларга кагыла. Моңа капиталь биналар, гараж-кооперативлардагы капиталь булмаган корылмалар керә. Әмма шул ук вакытта җир участогы дәүләт яки муниципаль милектә булырга тиеш.
Программага үз белдекләре белән төзелгән корылмалар, күпфатирлы йортлар яки офислар астындагы җир асты гаражлары, шулай ук 2004 елдан соң төзелгән объектлар керми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев