Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда декретка чыгучы әтиләр саны арта

Татарстанда бала карау ялын рәсмиләштерүче ир-атлар саны соңгы елларда сизелерлек арта. Әлеге күренеш югары керемле гаиләләр арасында аеруча ешрак очрый. Бу хакта Россия икътисад университеты доценты Ольга Лебединская «ТАСС»ка биргән интервьюсында белдерде.

Рәсми статистика ир-атларның пособие алучылар арасындагы өлеше 2% тан 12,5% ка кадәр үсүен күрсәтә. 2020–2025 еллар дәвамында мондый очраклар саны 6–9 тапкырга арткан, дип яза ТАСС.

Иң актив үсеш Татарстанда, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төмән кебек икътисади яктан алга киткән төбәкләрдә күзәтелә. Белгеч фикеренчә, бала карау ялын күбрәк югары керемле ир-атлар сайлый.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Россиядә әтиләрнең якынча яртысы мондый ялны алырга әзер булса да, чынбарлыкта аны бары 12,5% кына рәсмиләштерә. Тагын 35% ир-ат бу мөмкинлектән файдаланырга теләр иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында моны эшли алмый — еш кына сүз югары хезмәт хаклы яшь әтиләр турында бара.

Эксперт ассызыклаганча, бүгенге статистика төгәл түгел һәм төрле ведомстволардан мәгълүмат җыюны таләп итә.

Халыкара тәҗрибә белән чагыштырганда, Россия әлегә кайбер илләрдән калыша. Мәсәлән, Швециядә әтиләргә 90 көнлек түләүле бала карау ялы каралган, һәм аны ир-атларның 30% тан артыгы куллана. Исландиядә бу күрсәткеч тагын да югарырак — 85% ка җитә. Норвегиядә әтиләргә 15 атна дәвамында тулы хезмәт хакы саклана торган ял бирелә, ә Германиядә — ике айга якын өлешчә компенсацияле түләүле ял гамәлдә.

Россиядә бала карау ялын рәсмиләштерү мөмкинлеге киңрәк: аны әти-әни генә түгел, шулай ук башка туганнар яки опекуннар да алырга хокуклы. Мондый очракта түләнә торган пособие уртача хезмәт хакының 40% ын тәшкил итә. Әмма 2026 елда аның күләме чикләнгән: ай саен ул 83 021 сумнан артмаска, ә 10 669 сумнан да ким булмаска тиеш.

2024 елдан гамәлдә булган үзгәреш буенча, балага 1,5 яшь тулганчы ата-ананың эшкә чыгуы пособие түләвен туктатмый.

Н.Туганов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев