Татарстанда бүген +26˚кадәр җылытачак
җәмгыять

Татарстанда бүген +26˚кадәр җылытачак

Бүген, 5 майда республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көн дәвамында кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Ләкин алар һава торышына сизелерлек йогынты ясамаячак.

Җил көньяк-көнбатыштан, соңрак көнбатыш юнәлешенә күчәчәк, уртача 5–10 м/с тизлек белән исәчәк.

Төнге температура да әкренләп күтәрелә башлый: бүген ул  +5…+10˚җитәчәк. Ә көндез безне җәйге җылы һава торышы көтә: температура +21…+26˚ кадәр җылыначак.


Нет комментариев