Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстан халкына 2025 ел керемнәрен 30 апрельгә кадәр декларацияләргә кирәк

2025 елда милек сату, лотереяда оту, арендага бирү һәм башка чыганаклардан керем алган гражданнар салым органнарына үзләре мөстәкыйль рәвештә хисап тапшырырга тиеш. Бу хакта Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте искәртте.

Керемнәр турында декларацияне 3-НДФЛ формасы буенча 2026 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр, хосусый практика алып баручы нотариуслар, адвокатлар һәм адвокат кабинетлары ачкан кешеләр дә үз керемнәрен билгеләнгән срокта күрсәтергә тиеш.

Декларацияне тапшыруны «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисы аша онлайн рәвештә башкару уңайлырак. Ә исәпләнгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев