Сатып алучының куркынычсыз продукциягә хокукы турында
Чаллыда чәч буявы сатып алган бер кыз белән күңелсез хәл килеп чыга.
Буяуны куллангач, аның баш тиресе бик нык пешә, хәтта хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Табиб химик пешү булганын раслый. Кыз исә буяуны җитештерүче күрсәтмәләре буенча, пропорцияләрне төгәл саклап куллануын әйтә. Бу очракта ул сатучыга нинди дәгъва белдерә ала соң?
Чаллы территориаль органы белгече мондый вакытта нишләргә кирәген аңлата.
«Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» закон буенча, һәрбер товар, хезмәт яки эшләнмә гадәти куллану, саклау, ташу һәм утильләштерү вакытында бернинди дә куркыныч тудырырга тиеш түгел. Димәк, ул сатып алучының сәламәтлегенә, милкенә, әйләнә-тирәгә зыян китермәскә, законда билгеләнгән кагыйдәләргә туры килергә тиеш.
Товарның куллану вакыты яки срогы чыкканчы җитештерүче аның куркынычсызлыгы өчен җаваплы булып санала. Әгәр продукт кеше сәламәтлегенә яки милегенә зыян китерсә, җитештерүче бу зыянны тулысынча капларга тиеш.
Продукцияне, шул исәптән читтән кертелгәннәрен дә, билгеләнгән таләпләргә туры килүен расларга кирәк. Бу эш башкарылмаса, продукцияне сату тыела. Әгәр дә товардан файдаланганда зыян китерергә мөмкин булуы ачыкланса, җитештерүче, башкаручы яки сатучы зыян китерү сәбәпләре бетерелгәнче җитештерүне һәм сатуны туктатып торырга бурычлы. Кирәк булганда, товар әйләнештән алына һәм кулланучылардан кире кайтартыла. Продукцияне кире кайтарту белән бәйле барлык чыгымнар җитештерүче яки башкаручы тарафыннан тулысынча капланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев