Салым бурычлары турында социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша да искәртәчәкләр
Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия гражданнарына салым бурычлары турында даими рәвештә искә төшерү системасын киңәйтү тәкъдим ителә. Аерым алганда, бу максатта «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрен, шулай ук MAX мессенджерын куллану мөмкинлеге карала.
Әлеге тәкъдим белән РФ Финанс министры Антон Силуановка Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «ТАСС» агентлыгы хәбәр итә.
Депутат фикеренчә, физик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне салым бурычлары турында хәбәрдар итүнең өстәмә ысулларын гамәлгә кертү зарур. Ул ай саен СМС-хәбәрләр, электрон почта, банк кушымталары, шулай ук Россия социаль челтәрләре һәм мессенджерлары аша, шул исәптән «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм MAX платформалары ярдәмендә искә төшерүләр җибәрүне тәкъдим итә.
Михаил Делягин ассызыклаганча, күп кенә гражданнар үзләренең салым бурычлары барлыгын белмәскә мөмкин. Моның нәтиҗәсендә пенялар еллар дәвамында җыела, штрафлар салына, ә кешеләр бу турыда хәбәрсез кала. Кайбер очракларда банк счетлары да көтмәгәндә ябылырга мөмкин.
Хәзерге вакытта салым бурычлары турында мәгълүматны Федераль салым хезмәте сайтында, дәүләт хезмәтләре порталында, аерым банк кушымталарында яки салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итеп белеп була. Шул ук вакытта, депутат билгеләп үткәнчә, телефон аша һәм электрон почтага хәбәрнамәләр җибәрү әлегә ирекле тәртиптә генә гамәлдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев