Россиядә җитәкчеләрнең хезмәт хакы арткан
Россиядә җитәкчеләрнең уртача хезмәт хакы соңгы ун елда шактый үскән һәм 178 мең сумга кадәр җиткән. РИА Новости мәгълүматлары күрсәткәнчә, бу 2015 елдагы күрсәткечтән якынча өч тапкырга югарырак, ул вакытта уртача керем 60,7 мең сум тирәсе булган.
Шулай ук ике ел элек җитәкчеләрнең кереме хәзергедән якынча 38 мең сумга азрак булуы әйтелә.
2025 елда югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр ай саен уртача 281 мең сум тирәсе хезмәт хакы алган. Корпоратив сектордагы идарәчеләр якынча 191 мең сум алган. Производство бүлекләре һәм сервис компанияләре җитәкчеләренең уртача кереме 168 мең сум тирәсе булган. Сәүдә, кунакханә һәм ресторан бизнесы өлкәсендә җитәкчеләрнең уртача хезмәт хакы якынча 113 мең сум тәшкил иткән.
Иң югары хезмәт хаклары Чукоткада теркәлгән — якынча 337 мең сум. Аннан соң Мәскәү килә — уртача 315 мең сум. Шулай ук Ямало-Ненец автоном округында һәм Магадан өлкәсендә дә югары күрсәткечләр күзәтелә — якынча 264 мең сум, дип хәбәр итә РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев