Түбән Камада җәмәгать урыннарында беренче тапкыр ике тимер-бетон сыену урыны урнаштырылды. Алар «Гаилә» паркында һәм «Түбән Кама» индустриаль паркы территориясендә булдырылды. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Мэр әйтүенчә, мондый урыннар кешеләргә кисәтү сигналы вакытында якындагы куркынычсыз урынга керергә мөмкинлек бирә. Алга таба сыену урыннарын башка паркларда һәм җәмәгать урыннарында да урнаштыру планлаштырыла.
Шәһәрдә күпфатирлы йортлардагы һәм социаль объектлардагы җир астына урнашкан бүлмәләрне дә сыену урыны итеп әзерлиләр. Бүгенге көндә 46 объектта ишекләрне автомат рәвештә ачу системасы урнаштырылган. Бу – гадәттән тыш хәл вакытында ишекне ачкычсыз яки кодсыз ачып була дигән сүз.
Предприятиеләрдә эшләүчеләр өчен дә өстәмә сыену урыннары булдыру мәсьәләсе карала.
Фото: Радмир Беляевның МАКС каналы
Нет комментариев