Иштирәктә өлкәннәрне гармун белән каршы алдылар
Мәдәният йортында узган җылы очрашуда авылның олы буын вәкилләре үткәннәрне искә алды, яңалыклары белән уртаклашты һәм тирән хөрмәт билгеләре кабул итте. Иштирәк авылы мәдәният йорты ишекләре бу көнне аеруча якты һәм кунакчыл ачылды. Авылның иң хөрмәтле, олы җанлы кешеләре биредә Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм концертына җыелды.