Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үткәрелгән хәйрия акциясен хуплады һәм районда 100 яшьтән узган сигез кешегә «Якты Юл» газетасына язылу бүләк итәргә ниятләвен белдерде. Бу хакта ул Тукай районы Мәгълүмат үзәге җитәкчесе Олеся Аверьянованың аппарат киңәшмәсендә ясаган чыгышыннан соң хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, район газетасына 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.

Олеся Аверьянова «Якты Юл»га язылуга өлеш кертүчеләр турында сөйләде.
— Берничә көн элек без Илзирә Ибраһимова белән шундый игелекле акция башлап җибәрдек. Ул безнең башлангычны хуплап, Таш-Кичү һәм Биклән авылларында яшәүче 12 кешегә газетага язылу бүләк итте. Безгә кушылырга теләүчеләрнең тагын барлыгын беләм. Кайберәүләр өчен газета уку чынлап та мөһим, нәкъ менә шул кешеләргә яхшылык эшли алуыбыз сөендерә дә инде мине, — дип уртаклашты Олеся Аверьянова.
Газетаның баш мөхәррире Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт бабайны мисал итеп китерде.
— Күптән түгел бер озын гомерле райондашыбыз белән шәхсән очраштым. Кулга-кул тотынышып барганда мин аңардан: «Газетабызны ничә ел укыйсыз?» — дип сорадым. Дөресен әйткәндә, ул газетаның беренче тапкыр чыккан елын әйтер дип көтмәгән идем. Күз алдына китерәсезме: кеше 50 ел дәвамында газетаның һәр санын башыннан ахырына кадәр укып барган! Моны аның килене дә раслады. Горурланырлык бит бу! Әйдәгез, шундый кешеләргә ярдәм итик. Алар күп түгел кебек, әмма саннар киресен күрсәтә: районыбызда 12 меңгә якын өлкән кеше яши, — дип билгеләп үтте «Якты Юл» газетасының баш мөхәррире.

Аның сүзләренчә, газета аеруча ерак авылларда яшәүче әби-бабайлар өчен мөһим. Олеся Аверьянова район газетасына ярдәм итүчеләрне дә искә алды. Шундыйлар арасында Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адель Даутов һәм эшмәкәр Фәрит Сафин бар. Алар язгы язылу кампаниясенә кушылып, Сабантуй вакытында районның хөрмәтле хезмәт ветераннарына газетага язылу бүләк иткән.
Шулай ук күп еллар дәвамында «Сәйдәшев исемендәге АПХ» җитәкчесе Марат Сафин үз хезмәткәрләре һәм авыл халкы өчен газетага даими рәвештә язылу рәсмиләштерә.
Район башлыгы «Якты Юл»ның яңа форматын хуплады.
— Чыннан да, бу — безнең тарих, халкыбыз тарихы. Бу — безнең киләчәгебез һәм, бигрәк тә, киләчәк буынга калдыра алырлык мирасыбыз. Хөрмәтле хезмәттәшләр, без газетабызга ярдәм итәргә тиеш, — дип мөрәҗәгать итте залда утыручыларга Тукай районы башлыгы.
— Яңа баш мөхәррир килү белән газетада яңа төрле материаллар чыга, формат та үзгәрде. Бу безнең өчен дә уңай күренеш. Мәгълүмат эчтәлекле булганда, кешеләр аны күбрәк укый, сайттан да файдалана. Бүгенге көндә «Якты Юл» — районыбызның байрагы. 100 яшьтән узган сигез өлкән кешегә язылуны мин үзем башлап җибәрәм, башкалар да моңа кушылсын, — диде Камил Нәҗмиев.
Нет комментариев