Татарстанда сиреналарны тикшерү 9 октябрьгә күчерелде
Яңалыклар

Татарстанда сиреналарны тикшерү 9 октябрьгә күчерелде

Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү 7 октябрьдән 9 октябрьгә күчерелде. Карар Россия Хөкүмәте Рәисе йөкләмәсе нигезендә кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү вакыты үзгәрми. 10:40 сәгатьтә республика дәрәҗәсендә, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә сиреналар кабызылачак. 10:43 сәгатьтә телевидение һәм радио каналлары вакытлыча өзелеп, тавышлы хәбәр тапшырылачак.

Татарстан халкын тынычлык сакларга чакыралар. Тикшерү планлы рәвештә үткәрелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шулай ук билгеләнгән вакытта кайбер урыннарда сирена яңгырамаса, бу хакта хәбәр итәргә кирәкми, дип искәрттеләр. Республикада хәбәр итү системасы 1980нче елларда төзелгән, аннан соң яңа торак кварталлары барлыкка килгән. Сирена сигналы барып җитмәскә мөмкин булган урыннар белгечләргә билгеле.


Нет комментариев