5 октябрьдә Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар

5 октябрьдә Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә

5 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез явым-төшемнәр булмас дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең көчәюе 16 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -3…+2°, көндез +6…+11° тәшкил итәчәк.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Автомобиль йөртүчеләргә юл шартларын исәпкә алып, сак булырга киңәш ителә.


Нет комментариев