Ноябрьдә россиялеләр ничә көн ял итәчәге билгеле булды
җәмгыять

Ноябрьдә россиялеләр ничә көн ял итәчәге билгеле булды

Ноябрь аенда Россиядә эш графигы буенча 20 эш көне каралган, ә калган 10 көн ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.

РИА Новости белән әңгәмәсендә О. Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты доценты Михаил Афанасьев ноябрь аена каралган эш сәгатьләре хакында аңлатма биргән. Ул шулай ук 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәген искәрткән. Быел дәүләт бәйрәме чәршәмбе көненә туры килә.

Ноябрь өчен эш сәгатьләре хезмәткәрнең атналык графигына карап исәпләнә. 40 сәгатьлек эш атнасы булган кешеләргә ай дәвамында 159 сәгать эшләргә туры киләчәк. Атнага 36 сәгать эшләүчеләр өчен норма — 143 сәгать, ә 24 сәгатьлек график буенча эшләүчеләр өчен 95 сәгать тәшкил итә.


Нет комментариев