Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Минталип Миннеханов — Татарстанның иң яхшы кооператив рәисе

Тукай районының «Единство» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчесе Минталип Миннеханов Татарстанда иң яхшы авыл хуьалыгы предприятиесе рәисе дип танылды. Әлеге югары бүләкне һәм дипломны якташыбызга Минзәләдә эшлекле активлыкны үстерү буенча зональ семинар-киңәшмәдә тапшырдылар.

Район делегациясе катнашкан әлеге масштаблы аграр форум ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә узды. Киңәшмәдә авылларны саклап калу, яңа эш урыннары булдыру һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде.

Эшлекле программадан тыш, Тукай районы делегациясе Минзәлә шәһәренең тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт билгесе буларак, бөек шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев