Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Күп балалы гаиләләрнең кире кагылган пособие карарлары яңадан тикшерелә

Россия Социаль фонды күп балалы гаиләләрнең гариза язылып та, бердәм пособие бирелми калган карарларын яңадан карый башлады. Бу яшәү минимумыннан кереме бераз гына артып киткән гаиләләргә кагыла.

Хәзерге вакытта кире кагылган карарлар яңадан тикшерелә, һәм керем арту сәбәпле пособие алмаган гаиләләрнең эшләре кабат карала, дип яза «Российская газета».

Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла, һәм гаиләләргә өстәмә гариза бирү кирәк булмаячак. Карар турында ата-аналарга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша хәбәр ителәчәк — белдерүләр бүгеннән, ягъни 22 майдан килә башлый.

Элек керем таләпләренә туры килмәгәнлектән пособие ала алмаган гаиләләргә хәзер түләү билгеләнергә мөмкин. Ул региональ яшәү минимумының 50% ын тәшкил итәчәк. Бүген Россия буенча уртача алганда, бу сумма бер балага якынча 9,2 мең сум туры килә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, хөкүмәт күп балалы гаиләләр файдасына пособие билгеләү кагыйдәләрен үзгәртте. Хәзер күп балалы ата-аналар керем чикләре 10% тан артмаган очракта да ярдәм алачак. 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев