Күп балалы гаиләләргә мәктәп формасын бушлай бирергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының гаилә, ата-ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, шулай ук «Әниләр советы» җитәкчесе Татьяна Буцкая РИА Новости белән әңгәмәдә күп балалы гаиләләргә мәктәп формасы өчен акчалата компенсация урынына форманы тулысынча бушлай бирергә кирәк, дип тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу гаиләләр өчен күпкә уңайлырак һәм гаделрәк булыр иде.
Хәзер Россиядә мәктәп формасын алу өчен чыгымнарның бер өлешен кире кайтарып була. Ләкин ярдәм күләме һәм аны кем ала алуы төбәккә карап төрле. Кайбер җирләрдә ярдәмне бары тик беренче сыйныф укучыларының гаиләләре ала, ә кайберләрендә — күп балалы яки аз керемле гаиләләр. Түләү суммасы да һәркайда төрлечә.
Татьяна Буцкая фикеренчә, акчалата ярдәм күрсәтү урынына балаларны әзер мәктәп формасы белән тәэмин итү күпкә гаделрәк булыр иде. Аның сүзләренчә, бер төбәктә күп балалы гаиләләргә нибары 2,5 мең сум түләсәләр, икенчесендә бу сумма 12 мең сумга кадәр җитә. Шуңа күрә кайбер ата-аналар бары тик пиджак белән күлмәк кенә ала алса, башкалары тулы мәктәп формасын хәтта ике комплект итеп сатып алу мөмкинлегенә ия.
Моннан тыш, депутат дәүләтнең мәктәп формасы җитештерүче илкүләм компанияләргә дә ярдәм күрсәтергә җыенуын ассызыклады. Бу эш өчен 2026 елда 100 миллион сум, 2027 елда да шул ук күләмдә акча бүлеп биреләчәк. Аның сүзләренчә, бу гаиләләргә дә ярдәм итәчәк, ә җитештерүчеләргә үсәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев