Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Круглое Поле мәктәбе укучысы Бөтенроссия бәйгесендә абсолют җиңү яулады

Круглое Поле мәктәбенең 5 «А» сыйныфы укучысы Мәликә Мөхәммәтвәлиева «Арт-фестиваль супер финал 2026» вокаль конкурсында абсолют җиңүче булды.

Мәскәүнең «Останкино» концертлар залында узган әлеге абруйлы бәйгедә якташыбыз Гран-при бүләгенә лаек дип табылды.

Фотолар: район мәгариф идарәсеннән

25 апрель көне Мәликә һәм аның укытучылары өчен чын бәйрәмгә әйләнде. Россиянең халык артистлары, танылган педагоглар һәм доцентлардан торган катгый җюри Мәликәнең тавышын һәм осталыгын югары бәяләде. Конкурста катнашучылар бик күп булса да, Татарстан вәкиле үзен иң көчле башкаручы итеп танытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев