Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Кнәз авылының якты йолдызы сүнде…

Шушы көннәрдә Кнәз авылы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тамара Тузеева белән хушлашу мәрасиме узды. Гомерен туган төбәге мәдәниятенә һәм патриотик тәрбиягә багышлаган шәхес якташлары күңелендә мәңгегә сакланыр.

Тамара Егоровна 30 елдан артык гомерен мәдәният өлкәсенә багышлады. Ул бу хезмәтне гади эш кенә түгел, ә үзенең йөрәк эше дип саный иде. Мәдәният йорты аның өчен беренче йортына, ә авыл халкы — зур һәм тату гаиләсенә әверелде.

Тамара Тузееваның исеме Тукай районында гына түгел, бөтен республикада патриотик тәрбия бирү өлкәсендә зур хөрмәт белән телгә алына. Ул Кнәз авыл җирлегендә «Патриот» хәрби дан музеен оештыручы һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга куелган һәйкәлнең инициаторы булды. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән югары исемгә лаек булды.

Хушлашу мәрасимендә хезмәттәшләре, дуслары һәм авылдашлары мәрхүмә турында бик күп җылы истәлекләр белән уртаклаштылар. Бу — район өчен генә түгел, бөтен мәдәният дөньясы өчен зур югалту.

«Озак еллар дәвамында Тамара Егоровна Кнәз авыл мәдәният йортын җитәкләде. Ул искиткеч оештыручы, игелекле һәм ярдәмчел белгеч, тормыш сөючән һәм энергиясе ташып торган хезмәттәш иде. Яшьләр арасында һәм район халкы белән зур патриотик тәрбия эше алып барды. Урыны оҗмахта булсын», — дип яза Фәнис Вәлиев социаль челтәрләрдә. 

«Урыны җәннәттә, рухы шат булсын. Тамара Егоровна үз эшенең остасы, яхшы оештыручы  иде. Аның арабыздан иртә китүе бик кызганыч», — ди Надежда Галицкая.

Тамара Егоровна безнең редакциянең дә чын дусты, якын кешесе иде. Ул килеп керүгә, бүлмәгә нур иңгәндәй була иде. «Кызлар, кичә бик яхшы чара үткәрдек! Кайттым да, төн буе илһамланып язып чыктым, сезгә җибәрдем. Профессионал булмасам да, үземчә тырыштым инде, карап чыгарсыз», — дип, үзенең яңа язмаларын тапшырыр иде.

Ул Тукай районының, туган Кнәз авылының чын җанлы хезмәткәре булды. Олыларны да, балаларны да берләштереп, мәдәни тормышны кайнатып торды. Аның ачык йөзе, мөлаемлыгы һәм үз эшенә булган чиксез мәхәббәте сокландыра иде. Безне һәрвакыт: «Сез дә безгә кунакка килегез!» — дип чакырып торыр иде. Тамара Егоровна — үз эшенең чын остасы һәм безнең өчен бик якын, «рәхәт» кеше иде. Ул үзеннән соң тирән эз һәм якты истәлек калдырды.

«Тамара Егоровна Тузеева безнең газетаның актив хәбәрчесе иде. Мәдәният йортында, авыл җирлегендә үткәрелгән барлык мәдәни чаралар, җәмәгать эшләре турында һәрвакыт язып торды. Тамараны беркем белән бутап булмый.  Тамара Егоровнаны бер тапкыр күрү җитә — ул истә кала торган ханымнардан иде. Редакциягә килеп керер иде, ачык, чатнап торган тавыш белән сәлам бирер һәм... сөйләп китәр иде: нинди эшләр майтаралар, нинди планнар коралар. Якты, матур хыяллар белән яшәде.  Тормышка гашыйк, кешеләр ярата иде. Мин аның тәкъдиме белән байтак кешеләр турында яздым. Ул үзе, табигате белән ачык, ихлас булды һәм күңеле матур кешеләргә тартылды. Шулар турында: "Бездә шундый кеше бар, Зәрия, яз әле.  Журналист язган икенче була инде, ул дәрәҗәле була. Мин бит күбрәк мәдәни чаралар турында гына язам», дип керер иде... Үз һөнәрен яратып, бөтен күңелен биреп башкарды. Аеруча хәрби-патриотик темага чараларны еш һәм бик әйбәт итеп үткәрә иде. Яшь буында Ватанны ярату хисен тәрбияләүдә зур өлеш кертте. Гомумән, үзенчәлекле кеше. Китәләр... Бөтен барлыгы белән үз эшен яраткан, кешеләргә игелек кылганнар арабыздан китә торалар...», — дип хатирәләрен барлый мәрхүмә турында журналист Зәрия Вәлиева. 

Тамара Егоровнаның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев