Казанда 45 пар гаилә корды: алар арасында Боерган авыл җирлеге башлыгының улы да бар
җәмгыять

Казанда 45 пар гаилә корды: алар арасында Боерган авыл җирлеге башлыгының улы да бар

Казанда Камал театры бинасында Татарстанның барлык районнары һәм шәһәр округларын берләштергән үзенчәлекле туй тантанасы узды. Бердәм флешмоб кысаларында республика буенча 45 пар бер көнне гаилә корды.

Ильмир Минаков һәм Ильвина Миннибаева.

Тантанада Тукай районы данын Ильмир Минаков һәм Ильвина Миннибаева яклады. Ильмир — Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакованың улы, ә аның кәләше Ильвина Калмия авылыннан.

Яшь пар бу истәлекле көнне Татарстанның төрле почмакларыннан килгән башка кияү һәм кәләшләр белән бергә үткәрде. Яшь гаиләне беренчеләрдән булып тантанага килгән әти-әниләре котлады.

Кунаклары арасында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән ЗАГС идарәләре җитәкчеләре дә бар иде.

Рәсми өлешкә кадәр үк бәйрәм үзенчәлекле булуы белән җәлеп итте. Камал театры артистлары яшь парларга «Татар туй йоласы» дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе балалар хоры башкаруында яңгыраган «Пусть миром правит любовь» җыры булды. Ул яшь гаиләләр өчен истәлекле булган бу көнгә нокта куйды.

Фото: Гөлүзә Минакова


Нет комментариев