Казан стоматология хезмәтләре бәясе югары булган Россия шәһәрләре исемлегенә керде. 2ГИС үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Татарстан башкаласында теш алдыру уртача 5 мең сум тора.
Кеше саны миллионнан арткан шәһәрләрдә әлеге хезмәтнең уртача бәясе 4 376 сум тәшкил итә. Ә менә тешне Мәскәүдә алдырырга уйласаң — уртача 6 мең сум түләргә туры киләчәк. Санкт-Петербургта бу хезмәт 5 450 сумга төшә. Казан һәм Воронежде исә уртача бәя 5 мең сум тәшкил итә, дип яза ТАСС.
Шул ук вакытта Казанда стоматология клиникалары саны да күбәя. Соңгы өч елда аларның саны 8,5 процентка арткан. Бүген шәһәрдә 520дән артык стоматология клиникасы эшли.
Тикшеренү күрсәткәнчә, стоматология хезмәтләренең бәясе шәһәргә карап үзгәрә. Теш дәвалауның ни дәрәҗәдә чыгымлы булуы шәһәрдәге уртача хезмәт хакына да бәйле.
Нет комментариев