«Илебезнең киләчәге — сезнең кулларда»: Тукай районында Укытучылар көнен билгеләп үттеләр
Тукай районының Яңа поселогында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә көн саен үз өлешен керткән укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф системасы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бүген районның мәгариф өлкәсендә 435 педагог хезмәт куя, аларның 84е — яшь белгечләр.