Татарстанда вейплар сатуны биш елга тыярга тәкъдим итәләр
җәмгыять

Татарстанда вейплар сатуны биш елга тыярга тәкъдим итәләр

Татарстанда электрон сигаретларны һәм алар өчен сыеклыкларны ваклап сатуны биш елга тыю тәкъдим ителә. Әлеге инициатива яңа федераль закон төбәкләргә шундый чикләүләр кертү мөмкинлеге биргәннән соң әзерләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

Инициативаның төп максаты — яшьләр арасында никотинлы продукциянең таралуын һәм аны сатып алу мөмкинлеген киметү. Бу хакта ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов сөйләде. Аның сүзләренчә, вейпларның яшьләр сәламәтлегенә йогынтысы белгечләрне борчый. Шуңа күрә республикада аларны сатуны чикләү турында карар кабул итү тәкъдим ителә дә инде.

Хәзер закон проектын депутатлар өйрәнә. 13 октябрьдә аны профильле комитет утырышында карау планлаштырыла. Аннары документ парламентка беренче укылышка тәкъдим ителәчәк.

Закон кабул ителсә, яңа кагыйдәләр 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк һәм 2032 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт эшмәкәрләргә калган товарны сатып бетереп, сәүдә юнәлешен үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.

ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, Россиядә балигъ булган кешеләрнең 62 проценты тәмәке тартып караган. Вейп кулланучылар өлеше 9 процент тәшкил итә. Электрон сигаретларны күбесенчә эре шәһәрләрдә яшәүчеләр куллана.


Нет комментариев