Татарстанда эшсез калган гражданнар законда каралган шартларны үтәгән очракта эшсезлек буенча пособие алырга хокуклы. Әмма кайбер кешеләр өчен түләү күләме минималь дәрәҗәдә билгеләнә. Хәзерге вакытта ул 1863 сум тәшкил итә.
Минималь пособие түбәндәге категорияләргә кергән гражданнарга каралган:
- беренче тапкыр эш эзләүчеләр;
- мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткәнче соңгы 12 айда рәсми рәвештә эшләмәгән кешеләр;
- соңгы бер елда 26 атнадан да азрак хезмәт стажы булган гражданнар;
- хезмәт бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен соңгы эш урыныннан азат ителгән кешеләр;
- шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген туктаткан элекке шәхси эшмәкәрләр;
- крестьян (фермер) хуҗалыгында эшләүдән туктаган гражданнар;
- мәшгульлек хезмәте юлламасы белән укырга җибәрелеп, тәртип бозган өчен уку йортыннан чыгарылган эшсезләр.
Ягъни эшсез калуның сәбәбе һәм кешенең элекке хезмәт эшчәнлеге пособие күләменә турыдан-туры йогынты ясый.
Нет комментариев