Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Казан! Казан? Нинди казан?

12 литрлы казан, төтен чыгаргыч белән чын мич, сөзгеч һәм чүмеч – болар тасвирлама, санап чыгу гына түгел, болар – сезнең ишегалды яки дача өчен тулы бер мобиль аш-су әзерләү җыелмасы.

Пылау, татарча азу, шулпа һәм шурпа да тәмле, хуш исле булып пешә торган казан! Пылау – төрле милләтләрне бер өстәл артына җыя торган тансык ризык. Әнә шундый тәмле ризыкны томалап пешерү өчен казан кирәк! Үзеңнең төтен чыгаргычлы мичең булу сәбәпле учакта ризык әзерләү җан рәхәте бит ул. Төтен чыгаргыч мичтә ут җилдән саклана, ә төтене күзгә кереп ачыттырмый. Казанда пешкән ризык көйми дә, янмый да. Бары тик ризыкны әзерләгәндә күңел җылыңны салырга һәм... казаның тирәсендә бөтерелергә кирәк.

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе әбүнәчеләребез арасында көндәлек тормышта кирәкле савыт-саба – казан, төтен чыгаргыч белән мич, сөзгеч һәм чүмече дә булган аш-су әзерләү җыелмасы уйната. Мобиль җыелмага ия булырга теләгән кеше нишләргә тиеш? Аның шартлары бик гади:

Июньгә кадәр «Якты юл» газетасына язылырга.

Квитанция фотосын ачык итеп фотога төшерергә.

Газетага язылганлыкны раслаучы квитанция фотосын: МАХ мессенджерына 8 (927) 045-03-47 номерына яки редакциянең электрон почтасына җибәрергә: yakti.ul76@gmail.com

Рандомайзер ярдәмендә квитанция саны (номеры) сайлап алыначак – шул рәвешле казан отучы кеше билгеле булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев