Картага килгән акча — тозак булырга мөмкин: сак булыгыз
Мошенниклар алдауның төрле ысулларын куллануны дәвам итәләр. Хәзер алар кешеләрнең картасына үзләре акча күчерә дә, аннары мессенджер аша бу акчаны кире җибәрүне сорыйлар.
Белгечләр әйтүенчә, бу — тозак. Мошенникларның максаты — намуслы кешене «дроп»ка, ягъни җинаятьтә катнашучыга әйләндерү. РИА Новости шул хакта яза.
Әгәр кеше бу акчаны башка счетка күчерсә, ул инде алдауда катнашучы булып санала ала, хәтта мондый операцияләр банклар тарафыннан шикле дип теркәлергә мөмкин.
Иң мөһиме — таныш булмаган кешедән «ялгыш җибәрелгән акчаны кире кайтару» үтенече килсә, ул акчаны күчерергә ярамый.
Мондый очракта шунда ук банкка рәсми номер аша шалтыратырга, рөхсәтсез кергән акча турында хәбәр итәргә һәм акчаны банк аша кире кайтаруны сорарга кирәк. Бу — иң куркынычсыз һәм законлы юл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев