Камил Нәҗмиев Ураза бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Ураза бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештыру бурычын куйды. Мәчетләргә транспорт белән барып җитүне тәэмин итәргә һәм җәмәгать тәртибен аерым игътибарга алырга кушты.
Район җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Камил Нәҗмиев Ураза бәйрәменә әзерлек буенча төп бурычларны билгеләде. 20 мартта билгеләп үтеләчәк әлеге бәйрәмгә әзерлек барышында төп игътибар бәйрәмгә килүчеләргә уңайлы шартлар тудыруга һәм аларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Камил Нәҗмиев авыл җирлеге башлыкларына мәчетләргә һәм социаль объектларга керү юлларын сыйфатлы итеп кардан чистартырга, шулай ук дин кардәшләребезнең шәхси транспорты өчен машина кую урыннарын алдан әзерләргә кушты.
«Халык күп яши торган зур торак пунктларга аерым игътибар бирергә кирәк. Иң мөһиме — иминлек. Барлык җирлек башлыкларына да бу мәсьәләне шәхси контрольдә тоту зарур», — дип ассызыклады район җитәкчесе.
Моннан тыш, район башлыгы хезмәттәшләренә күптән түгел узган район ифтарын оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Чараны югары дәрәҗәдә үткәрдек. Район ифтарында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Бу безнең халыкка, дин кардәшләребезгә карата зур хөрмәт билгесе», — дип билгеләп үтте Нәҗмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев