Тукай районында сайлау участокларында тавыш бирү дәвам итә. Гражданлык активлыгының матур үрнәген Калмаш авыл җирлеге башлыгы Денис Балмышов күрсәтте — ул сайлауларга хатыны һәм баласы белән бергә килгән.
Денис Балмышов сайлауларда катнашуны гражданлык бурычын үтәү белән генә чикләнмичә, гаилә өчен матур традиция дип саный. Балмышовлар гаиләсе тавыш биргән гаиләләр арасында үткәрелә торган традицион бүләкләр уйнатуда да катнашырга җыена.
— Бәлки, безгә дә бәхет елмаер! — ди Денис Балмышов.
Авыл җирлеге башлыгы җирле халыкның сайлауларга актив килүен дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, тавыш бирүнең беренче көне үк югары активлык белән башланган.
— Беренче көн аеруча сөендерде. Иртән үк сайлау участогында үз тавышын бирергә теләүчеләрдән чират барлыкка килде. Барысы да тыныч һәм имин уза. Иң мөһиме — шул, — диде авыл җирлеге башлыгы.
Нет комментариев