Йокы вакытында вафат булган: Тукай районында 39 яшьлек күпбалалы ана гомере өзелгән
җәмгыять

Йокы вакытында вафат булган: Тукай районында 39 яшьлек күпбалалы ана гомере өзелгән

Тукай районының Кече Шилнә авылында фаҗига — 39 яшьлек хатын-кыз йокы вакытында кинәт вафат булган, гаиләдә өч балигъ булмаган бала ятим калган.

Кичә Тукай районының Кече Шилнә авылында фаҗига була. 39 яшьлек хатын-кызның ире иртән аны уята алмаган — хатынының йөрәге йоклаган вакытта туктаган.

Табиблар әйтүенчә, ире хатынының үлүен ачыклаганчы 3 сәгатьләп вакыт үткән була инде. Хатын-кызның үлү сәбәбен патологоанатомнар рәсми рәвештә ачыкларга тиеш.

Күпбалалы гаилә әлеге авылга күптән түгел генә күчеп килеп, йорт сатып алган булган. Балигъ булмаган өч бала – 16 һәм 13 яшьлек кызлар, 10 яшьлек малай әнисез калган.


Нет комментариев