Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Икегә тапкырланган бәхет

Игезәкләр тууы — табигатьнең гаҗәеп могҗизасы, ә әти-әни өчен бу икеләтә шатлык кына түгел, зур җаваплылык та. Районыбызның Борды авылында яшәүче Инна Анисимова һәм аның игезәк туганы Инга Маклакова үзләре турында гел «минем бәхеткәем, иң якын дустым» дип сөйлиләр. Балачактан ук аерылгысыз булган апалы-сеңелле игезәкләр бүген дә бер-берсенә терәк булып, үрнәк булырлык итеп гомер кичерәләр.

Чәчәкләр дөньясы һәм бердәмлек

Абыйлары Вадим белән өчәү үскән кызларга хезмәт сөючәнлек сыйфатлары кечкенәдән сеңдерелгән. Вадим бүгенге көндә «Подсолнухи» бистәсендә үз йортын төзесә, игезәк кызлар Борды авылында күршеләр булып яши. Элеккеге заманаларда ук аларның әниләре авылдан зур бер җир участогы сатып алган булган. Бүгенге көндә Инна ире Владислав белән биредә күркәм йорт җиткергән, ә Инганың участогы әлегә буш тора. Биредә ул ире Александр белән киләчәктә үз оясын корырга планлаштыра.

Йорт әле төзелмәсә дә, кызлар икәүләшеп бу ике җирдә чын гөлбакча ясаганнар. Тәртип белән сортларга һәм төсләргә аерып утыртылган петуния, гортензия, хризантема, роза, бархатцы гөлләре ишегалдына аерым бер ямь бирә. Чисталык һәм тәртипкә исең-акылың китәрлек.

Бордыда Анисимовлар гаиләсен бик актив, дини һәм гореф-гадәтләрне саклаучы дип беләләр. Пасха, Май чабу яисә Питрау бәйрәмнәре булсынмы, Сабантуйда бүләк җыю йоласымы — алар берсен дә калдырмыйлар. Сәламәт тормыш рәвеше алып баралар: кышын чаңгы, чана, тимераякта шусалар, җәен елга буйлап сплавларда йөриләр, ауга, балыкка чыгуны, палаткалар куеп, шашлык кыздыруны үз итәләр.

Шушындый искиткеч матурлыкны, балаларының ирешкән уңышларын күрә алмыйча, әниләре бик иртә гүр иясе булган. Игезәкләр моңа бик үкенәләр:

«Әниебез исән булса, бүген безнең өчен, балаларының хөрмәте һәм рәхмәте өчен бик сөенер иде», — дип искә алалар.

Кызларны ирләре дә бутый!

Әңгәмәдәшем Иннадан мәктәп һәм яшьлек еллары ничек үтүе турында кызысынам. Бу еллар бик күңелле, кызыклы вакыйгаларга бай булган. Элек аларны хәтта укытучылар да аера алмаган икән!

— Берсендә Инга дәрескә бөтенләй әзерләнмичә килгән иде. Сеңелне коткарырга кирәк бит, мин аның урынына торып җавап бирдем. Укытучы аерманы сизмәде дә, — дип көлеп искә ала Инна. — Егетләр белән очрашканда да кызык хәлләр күп булды. Бервакыт Инганы очрашуга чакырдылар, ә ул чәчен дә ясамаган, бизәнмәгән иде. Егетләр янына килешсез-килбәтсез чыкмыйбыз бит инде, дип, мин аның урынына чыктым. Тиз генә сөйләшеп тордым да, аннары сиздермичә генә урыннарны алыштык.

Иң кызыгы — кызларны хәзер инде олыгайгач, үз ирләре дә бутый икән!

— Табигатькә, шашлыкка баргач, арттан килеп кенә кочаклыйлар. Карасам — Инганың ире Александр! Минем ирем Владислав та ялгыш Инганы барып кочаклый иде. Андый очраклар күп булды, хәзер бергәләп көлешеп кенә искә алабыз, — ди Инна.

«Игезәгең булу — зур бәхет...»

Инга белән Инна бүген дә аерылгысыз. Очрашканда сөйләшеп сүзләре бетми, аралашып туя алмыйлар.

— Игезәгең булу – зур бәхет. Чөнки без бер-беребезне сизәбез. Хәзер аерым яшәсәк тә, көн дә иртән бер-беребезнең хәлен белешәбез. Авырып китсәк, нинди ярдәм кирәк, ничек булышыйм дип, тагын да ешрак шалтыратышып торабыз. Безнең икебезнең сөйләшер сүзләр бетми, аралашып туя алмыйбыз. Аллаһыга шөкер, без кечкенәдән бер әйбер өчен дә сүзгә килмәдек, беркайчан үпкәләшкәнебез яки кычкырышканыбыз булмады, — ди миңа Инна.

Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып һәм туганлык җепләрен күз карасыдай саклаучы Борды авылы игезәкләренең тормышы әнә шулай бердәмлеккә нигезләнгән. Аларның үзара мөнәсәбәтләрендә гаилә җылысы һәм бер-береңә карата булган чиксез ихтирам чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев