Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Грант ал һәм идеяңне тормышка ашыр!

Гаризалар 2026 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмати-технологик проектларны хуплап, Россия белән ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән.

Стратегик диалогка һәм партнерлыкка ярдәм итү фонды «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең ел саен үткәрелә торган грантлар конкурсы башлану турында игълан итте. Гаризалар 2026 елның 1 апреленә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Грантлар Россия һәм ислам дөньясы илләре арасындагы диалогка һәм партнерлыкка ярдәм итүче инициативаларга ике төп юнәлештә бирелә: мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмати-технологик.

Конкурста физик затлар (РФ гражданнары), шулай ук тиешле тәртиптә теркәлгән һәм конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү срогы тәмамланган вакытка ким дигәндә бер ел дәвамында эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни, мәгариф, мәдәни, дини һәм иҗтимагый учреждениеләр һәм оешмалар катнаша ала.

Шул ук вакытта грантлар конкурсында катнашучы яңадан оештыру һәм ябылу процессында булмаска тиеш. Һәр катнашучы бер генә гариза бирә ала. Проект нәтиҗәләрен ачык тәртиптә урнаштыру мәҗбүри шарт булып тора. Грантлар конкурсының нигезләмәсе белән стратегик караш төркеме сайтында танышырга мөмкин. Барлык сораулар буенча электрон почтага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: grantgsv@mail.ru.

«Безнең конкурс хезмәттәшлек күперләрен булдыручы кыю идеяләр һәм проектлар эзли. Без мәдәният, мәгариф һәм технологияләр аша уртак кыйммәтләрне ачып кына калмыйча, ислам дөньясында Россиянең объектив, күпкырлы образын формалаштырырга сәләтле инициативаларны көтәбез», – дип ассызыклады стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев