Электрон повесткалар кемнәргә килә?
Татарстан хәрби комиссариатында хәбәр итүләренчә, электрон повесткалар кәгазь документлар белән тигез юридик көчкә ия һәм закон нигезендә җибәрелә. Бу хәбәрләр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарга да, шулай ук запаста торучы хәрбиләргә дә кагыла.
Хәрби комиссариатта аңлатуларынча, электрон повесткалар «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» закон нигезендә җибәрелә.
Алар хәрби хезмәткә чакырылучыларга гына түгел, ә инде хезмәт узган һәм запаска кертелгән гражданнарга да килә ала. Запаста булган кешеләрне еш кына мәгълүматларын яңарту һәм тикшерү өчен чакыралар. Бу - эш һәм яшәү урыны, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы кебек мәгълүматларны ачыклау өчен булырга мөмкин.
Республиканың хәрби комиссариатында әйтүләренчә, электрон повестка — ул гражданнарга хәбәр җибәрү ысулы. Аның җибәрелүе турында мәгълүмат ачык реестрга кертелә. Әгәр, повестканы алгач, кеше сәбәпсез 20 көн дәвамында килмәсә, закон нигезендә аңа вакытлыча чикләү чаралары кулланылырга мөмкин.
Шулай ук ведомствода электрон повесткаларның кәгазь повесткалар белән тигез юридик көчкә ия булуын ассызыклап үттеләр.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев