Чаллының 400 еллыгы 22 августта билгеләп үтеләчәк
Чаллының 400 еллыгына багышланган төп юбилей чаралары 22 августка планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәһәр Советы утырышында хәбәр итте, дип яза Татар-Информ. Тантаналар Чаллы шәһәрен һәм Кама буенда сәнәгать үзәген төзүчеләргә багышланачак.
Чаллының 400 еллыгына багышланган төп юбилей чаралары 22 августта узачак. Бу хакта Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, тантаналарның якынча датасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим иткән. Юбилей чаралары Кама буена бөтен илдән килеп, буш урында шәһәр һәм заводлар төзегән төзүчеләргә хөрмәт күрсәтүгә багышланачак. Нәкъ менә алар Чаллы үсешенә нигез салган, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев