Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Чаллы прокуратурасы пенсионер хатын-кызны банк белән булган бәхәстә яклады

Ачыклаганча, 2025 елның җәендә өлкән яшьтәге хатын-кыз исеменнән кредит килешүе төзелгән. Пенсионер бу хакта банк хәбәр җибәргәч кенә белгән, дип хәбәр итә Чаллы шәһәре прокуратурасы.

Килешү СМС-код ярдәмендә электрон рәвештә төзелгән, ә элемтә өчен күптән кулланылмый торган телефон номеры һәм почта адресы күрсәтелгән. Кредит акчалары шунда ук башка счетларга күчерелгән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Прокуратура судка мөрәҗәгать итеп, кредит килешүен гамәлсез дип тануны сораган, чөнки ул пенсионерның ризалыгыннан башка төзелгән.

Суд прокуратура таләбен канәгатьләндергән, кредит килешүе гамәлсез дип танылган. Карар әлегә көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев