Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Чаллы Казанны куып җитә: Автокалада яңа фатирлар нык кыйммәтләнгән

Чаллы беренчел торак базарында бәяләр иң тиз үсүче Россия шәһәрләре арасына керде. «Мир квартир» федераль порталы мәгълүматлары буенча, июльдә яңа төзелештәге фатирның уртача бәясе 9,7 процентка арткан һәм 9,5 млн сумга җиткән. Автокалада квадрат метрның бәясе бер ай эчендә 5,4 процентка арткан – 168,3 мең сумга кадәр.

Казанда үсеш тыйнакрак булып чыкты. Татарстан башкаласындагы яңа төзелешләрдә квадрат метрның уртача бәясе 1,7 процентка арткан һәм 254,8 мең сум тәшкил иткән. Фатирның уртача бәясе 0,4 процентка арткан – 12,8 млн сумга кадәр.

Бәяләр дәрәҗәсе буенча Казан илнең иң эре шәһәрләре арасында дүртенче урында тора, Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.

Тулаем Россия буенча беренчел базарда квадрат метр июльдә 2,8 процентка кыйммәтләнде һәм 164,6 мең сумга җитте. Фатирның уртача бәясе 2 процентка, 8,5 млн сумга кадәр арткан.

Тикшеренү Россиянең 70 эре шәһәрен колачлады. 60 шәһәрдә квадрат метр бәяләре үскән, 10 шәһәрдә генә кимү теркәлгән.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев