Биклән авылында урнашкан 2631нче сайлау участогында тавыш бирү бик актив бара: комиссиядә хезмәт итүче Бубенколар гаиләсе иртән үк авылның иң абруйлы кешеләрен – Мөдәфис хәзрәт белән Әнисә абыстай Ахуновларны каршы алды.
Биклән авылы халкы һәрвакыт үзенең бердәмлеге һәм җаваплылыгы белән аерылып тора. Бу юлы да авыл халкы сайлауларда югары активлык күрсәтә. Сайлау участогы иртәнге сәгатьләрдән үк гөрләп тора, кешеләр үзләренең гражданлык бурычын үтәргә гаиләләре белән килә.
Бу участокта сайлауларны оештыруда Бубенколар гаиләсе зур өлеш кертә. Биредә Андрей юэ Бубенко комиссия рәисе буларак хезмәт куйса, Айгөл Бубенко секретарь вазыйфаларын төгәл һәм җаваплы башкара. Гаилә дәрәҗәсендәге мондый бердәм хезмәт сайлау участогында аеруча җылы һәм эшлекле мохит тудыра.
Сайлау көненең иң истәлекле вакыйгаларының берсе — иртән-иртүк авылның рухи тормышында зур урын алып торучы абруйлы шәхесләрнең килүе булды. Мөдәфис хәзрәт һәм Әнисә абыстай Ахуновлар беренчеләрдән булып сайлау участогына килеп, үз тавышларын бирделәр һәм авылдашларына матур үрнәк күрсәттеләр.
Нет комментариев