Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Балалы гаиләләргә ярдәм: 2026 елда түләүләр ничек исәпләнә?

Гаиләдә бала туу — иң зур шатлыкларның берсе. Аны карау да күңелле мәшәкатьләрдән санала. Шуңа өстәп, дәүләттән күрсәтелгән ярдәм гаилә өчен бик кирәкле һәм вакытлы чара булып тора. 2026 елда бу ничек эшләнүе турында аңлатып үтәбез.

Гаиләнең балага яшь ярым тулганчы аны карау буенча рәсми ял алу һәм ай саен пособие алу хокукы бар. Моның өчен эш бирүчегә гади генә гариза тапшыру җитә.

Түләү күләме — ялга чыкканчы соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакының 40% тәшкил итә. 2026 елда пособие максималь күләмдә — аена 83 мең сумнан артык булачак.

Шулай итеп, сезгә “хәзер карьера ясыйм микән, әллә бала тәрбияләп өйдә утырыйм микән?” дип баш ватарга кирәкми. Ял рәсмиләштереп, пособие алырсыз да, шул ук вакытта тулы көнгә эшкә дә чыга аласыз. Балага бер яшь ярым тулганчы, сезгә тулы күләмдә түләнәчәк.

Бала карау буенча ялны гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы рәсмиләштерә ала — ул әтисе дә, башка туганы да булырга мөмкин.

Бу ярдәм чарасы гаиләләргә бер үк вакытта баланы кайгыртырга, гаилә бурычларын эш белән берләштереп, тотрыклы керемне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев