Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ана сөте — сабыйга иң кыйммәтле бүләк

Россиядә «Озын һәм актив гомер» милли проекты кысаларында күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атналыгы старт алды. Белгечләр ана сөтенең бала сәламәтлеге өчен алыштыргысыз икәнен искә төшерә һәм яшь аналарны бу табигый процессны дөрес оештырырга чакыра. Күкрәк сөте — сабый өчен иң куркынычсыз һәм файдалы туклану чыганагы, чөнки ул баланы инфекцияләрдән саклаучы бөтен төр витаминнарга бай.

Аеруча бала туганнан соң беренче көннәрдә бүленеп чыга торган куе, сары төстәге угыз сөте зур әһәмияткә ия. Ул иммуноглобулиннарга һәм лейкоцитларга бай булып, нәнинең эчәклеге җитлегүенә булыша һәм аны аллергиядән яклый. Ана сөте баланы кирәкле аксымнар, майлар, углеводлар һәм минераллар белән тулысынча һәм идеаль рәвештә тәэмин итә.

Имезү уңышлы булсын өчен, баланы туганнан соң беренче 30 минутта ук күкрәккә салу, аны таләп буенча гына тукландыру һәм төнлә озак тәнәфесләр ясамау мөһим. Нәни бала беренче 6 айда тик күкрәк сөте генә алырга тиеш, ә аннан соң, өстәмә ризык белән бергә, бу процессны 2 яшькә кадәр һәм аннан да күбрәккә сузарга киңәш ителә. Нинди дә булса кыенлыклар туганда, һәрвакыт педиатрга мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев