Әҗмәкәй бакчасы тәрбиячеләре: «Якты юл» – эшебездә ышанычлы ярдәмче
Әҗмәкәй авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасы коллективы «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарын яратып укый һәм аларны көндәлек эшчәнлегендә дә куллана. Тәрбиячеләр фикеренчә, район газетасы файдалы мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөһим мәйдан булып тора.
Әҗмәкәй авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире Елена Анатольевна Воробьева, балаларны туган телгә өйрәтүче тәрбияче Зәйтүнә Варисовна Камалиева, өлкән тәрбияче Фаилә Якубовна Гатиятуллина «Якты юл», «Светлый путь» газеталарын яратып көтеп алалар.
«Без Тукай районы халкына хезмәт күрсәтәбез, ягъни Әҗмәкәй авылында яшәүче балаларга белем һәм тәрбия бирәбез. Даими рәвештә «Якты юл», «Светлый путь» газетасына язылабыз. «Якты юл» газетасында чыккан кайбер материалларны эшебездә кулланабыз. Газетада җирлегебездә эшләп килүче балалар бакчасында барган эшләр, яңалыклар турында материаллар еш чыга. Шул язмалар арасыннан үзебез өчен кызыклы булганнарын гамәлдә кулланабыз. Бу – үзара тәҗрибә алмашу ролен дә үти. Тукай районы газетасы эчтәлекле булып чыга, бизәлеше ягыннан да матур. Гомумән алганда, безнең район газетасы укучы өчен файдалы мәгълүмат бирүе белән дә үзенә җәлеп итә.
Быел истәлекле дата – районыбызга 50 ел тула. Шулай ук, район газетасының да ярты гасырлык юбилее булачак. Илле ел буена чыгып килә торган «Якты юл»ның барыр юлы якты, матур, гомере озын, әбүнәчеләре күп булсын!», – дип, фикерләре белән бүлешәләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев