Россиядә 2027 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне индексацияләү көтелә.
Түләүләрне арттыру якынча 3,5 миллион кешегә кагылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Пенсионерлар берлеге үзәк идарәсе президиумы рәисе Валерий Рязанский хәбәр иткән.
Социаль пенсия алучыларның күпчелеген эшләмәүче пенсионерлар тәшкил итә. Алар арасында картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы яки пенсия баллары җитмәгән гражданнар бар.
Пенсияләрне арттыру инвалидлыгы булган кешеләргә дә кагылачак. Алар арасында инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар да бар. Моннан тыш, туендыручысын югалткан балаларның социаль пенсияләре дә индексацияләнәчәк.
Нет комментариев