Җомга, 16 октябрьдә, Татарстанда җылы көзге һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар әйтүенчә, көн алмашынучан болытлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан секундына 4–9 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5…+10 градус, көндез +18…+23 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев