100 яшьлек ветеран Шәүкәт Әхмәтназипов сайлауларда беренче булып тавыш бирде
җәмгыять

100 яшьлек ветеран Шәүкәт Әхмәтназипов сайлауларда беренче булып тавыш бирде

Тукай районының Калмаш авылында сайлау участогы беренче булып үзенең хөрмәтле кунагын каршы алды. Гражданлык бурычын беренчеләрдән булып үтәү өчен Бөек Ватан сугышы ветераны, районның хөрмәтле кешесе Шәүкәт Әхмәтназипов килде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтназипов. 
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Әхмәтназипов. 

Быел гыйнвар аенда үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән фронтовик сайлау участогына нәкъ сәгать 8:00гә килеп җитте. Шәүкәт Әхмәтназипов сайлауларга ялгызы гына түгел, ә зур һәм тату гаиләсе белән килде. Аны улы, килене һәм оныгы озата йөрде.

Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран сайлауларда катнашуны үзенең гражданлык бурычы һәм гаилә традициясе дип саный. Фронтовикның оныгы сүзләренчә, ул һәрвакыт бабасын сайлау участогына озатып килә.

Әхмәтназиповлар гаиләсе фикеренчә, ил киләчәгенә мондый җаваплы мөнәсәбәт яшь буын өчен дә яхшы үрнәк булып тора.


Нет комментариев